Татарстанлылар бушлай «цифрлы» һөнәр ала алачак

Цифровойсертификат.рф сайтында гаризалар кабул итә башладылар.

«Цифрлы икътисад» милли проектының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында эшли торган «Персональ цифрлы сертификатлар» проекты бу. Татарстан проектта икенче ел рәттән катнаша.

Укулар дистанцион яисә электрон форматта 72 сәгать дәвам итәчәк. Проектта катнашучылар 22 үтәли IT-юнәлешләрнең (киң мәгълүматлар, әйберләр интернеты, ясалма интеллект, квант технологлары, энергиянең яңа һәм портатив чыганаклары, яңа җитештерү технологияләре, сенсорика һәм робот техникасы компонентлары, нейротехнологияләр һ.б.лар) берсен сайлап ала алалар.

Курсларны тәмамлаганнан соң, анда укучылар квалификацияне күтәрү турында документлар алалар, дип хәбәр итә Татарстан Элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

Гаризаны тәмамланган югары һәм урта һөнәри белеме булган, пенсия яшенә җиткән Россия гражданнары бирә ала.

Гаризаларны цифровойсертификат.рф сайтында 30 октябрьгә кадәр тапшырырга була. Укулар ноябрьдә башлана.

Казандагы ИТ-паркы базасында персональ цифрлы сертификатлар алу сораулары буенча контакт-үзәк ачылды. Түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8 (800) 600-35-15.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
519
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру