Татарстанлылар короновирус белән көрәшкә багышланган иң яхшы мурал өчен тавышларын бирә алалар

19 октябрьдә Идел буе федераль округының “ФормАRT”  Стрит-арт фестиваленә тапшырылган иң яхшы эш өчен тавыш бирүләр башланып китте.

Фестивальнең максаты - яшь рәссамнарның иҗатына булышу, граффити сәнгате ярдәмендә округка кергән төбәкләрдә заманча шәһәр мохите һәм яңа мәдәни кодлар булдыру.

Быелгы стрит-арт фестиваленең төп темасы – яңа COVID-19 короновирус инфекциясенә каршы көрәштә бердәмлек. Үзләренең граффити иҗатлары аша яшь рәссамнар кешеләрнең сәламәтлеген һәм гомерен саклау калуга медицина хезмәткәрләре һәм волонтерлар тарафыннан кертелгән өлешнең мөһимлеген, гражданнарның өлкәннәргә һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата битарафлыкларын, яңа чынбарлыкка карашларның һәм “ковидтан соңгы эпохада” җәмгыятьнең тормышы нинди булуын чагылдыра алдылар.

Финалга узучылар турындагы мәгълүмат formartpfo.ru сайтында «Финалистлар» бүлегендә урнаштырыла. Тавыш бирү өчен, катнашучыларның һәркайсына  номер бирелгән: 1 дән 14 кә кадәр. Иң яхшы конкурсант өчен бер генә тавыш бирергә мөмкин. Башка регионнардагы кешеләр тавыш биргән эшләр өстәмә баллар алачак. Финалист эшенә бирелгән ахыргы нәтиҗә өч таблица буенча алынган урыннар суммасыннан чыгып ясалачак: экспертлар,үз регоныңдагы халык тавышы һәм чит регионнардагы халык тавышы. Тавыш бирүләр ике атна -  31 октябрьгә кадәр алып барылачак. Россиядә яшәүче һәркем катнаша ала.  8 (800)301-50-23 бушлай телефон номеры буенча җиңүчене билгеләүдә катнашырга мөмкин. Тавыш бирүләргә ноябрьдә Zoоm платформасында нәтиҗә ясалачак.
Финалда Татарстаннан рәссам Азат Шакиров катнаша. Ул ясаган мурал (Казан, Чуйков ур., 55) сюжеты нигезендә – ябыла барган умарта оясы образы.

Җәмгыятебез, кулланучылыкны бик яратса да, пандемия вакытында өйләрдә бикләнергә, үзизоляция режимын катгый үтәргә мәҗбүр булды. Шулай да алар арасында иркенләп эшкә йөри, яраткан эшләре белән шөгыльләнә алучылар да булды. Ә кулланучылыкның төп двигателе булган корпорацияләр, битлекләр артына “яшеренергә” мәҗбүр булды, шулай да үз эшчәнлекләрен дәвам иттерде. Әлеге мурал үзизоляция кебек  авыр чор турында искәртә, бу вакытта без бөтен яктан чикләнгән идек: хәрәкәт итүдә, сәяхәтләрдә, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән очрашуда, паркларга чыгуда һәм башкаларда, шул исәптән заманыбыз икътисады таянган кулланучылыкта да”, - дип билгеләп үтте фестиваль экспертлары.

Фото: mincult.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
101
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру