Татарстанлылар республика флагы сурәте конкурсында катнаша алалар

Ташкент Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге Татарстан Республикасы Флагы көне хөрмәтенә онлайн-конкурс уздыра.

Ташкент Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге  Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы Вәкиллеге ярдәмендә флагны  иң яхшы сурәтләү (рәсем, флаг төсләре белән бизәлгән  чигеш яисә пешкән әйбер, флаг төсләре белән бизәлгән  кием-салым яисә аксессуарлар, иҗади әйберләр  һәм кул эшләре) буенча онлайн-конкурс оештыра. Конкурс Татарстан Республикасы Флагы көненә (29 ноябрь)  һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

Эшләр төшерелгән фотосурәтләрне  @Tokpc_PR_ bot телеграм ботына юлларга кирәк, алар катгый ике вариантта булырга тиеш:

1. Эш(ләр)нең сыйфатлы фотосурәте (тасвирламасы һәм аңлатмасы хуплана);
2. Шул ук эш(ләр) авторы белән бергә.

2020 елның 27 ноябрендә  жюри өч җиңүчене сайлап алачак, аларга дипломнар һәм призлар тапшырылачак.

Фото: depositphotos.com
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
3473
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру