Татарстанлылар Рөстәм Миңнехановны яңа срокка президент итеп сайладылар

Татарстандагы участок сайлау комиссияләрендәге  100% беркетмәләрне эшкәртү нәтиҗәләре шуны күрсәтте: Татарстанның гамәлдәге Президенты Рөстәм Миңнеханов  83,28% тавыш җыйган.

Икенче урында «Гадел Россия» партиясеннән кандидат Альмир Михеев тора, аның өчен 4,9% сайлаучы тавыш биргән, өченче урында — «Россия коммунистлары» вәкиле Альфред Вәлиев (4,6% тавыш). Алга таба исемлектә - Олег Коробченко («Партия Роста», 3,6%) һәм Владимир Сурчилов (ЛДПР,  2,8%).

ТР ҮСК матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә,   Түбән Кама  бер мандатлы 28 нче сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасына депутат сайлау буенча өстәмә сайлауларда иң күп тавышны сенатор Олег Морозоа җыйды - 73,42%. 

Алабуга 37 нче сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат сайлау буенча өстәмә сайлауларда иң күп тавышка Тимур Шаһивәлиев ия булды - 61,09%.  

Исегезгә төшерик, 11 - 13 сентябрь көннәрендә республикада дүрт сайлау кампаниясе алып барды: ТР Президентын сайлаулар, хакимиятнең җирле органнарына депутатлар сайлаулар, шулай ук РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына депутат сайлау буенча өстәмә сайлаулар.  

«Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматлары буенча, республика Президентын  сайлауларда сайлау хокукына ия булганнарның 78,78%ы катнашкан.

Фото: tatar-inform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
140
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру