Татарстанлылар цифрлы дөньяда белемнәрен тикшерә ала

Банктан шылтыратуга җавап итеп, үз картагызның мәгълүматларын хәбәр итәргә ярыймы? Смартфонга кушымталарны ничек дөрес итеп урнаштырырга һәм аларны ничек бетерергә? Дәүләт хезмәтләре порталында нинди хезмәттән файдаланып булмый? Җаваплар — онлайн-тестта.

Цифровойдиктант.рф порталында һәркем цифрлы дөньядагы белем дәрәҗәсен тикшерә, аны күтәрү өчен нишләргә мөмкин икәнлеген белә ала. Порталда бик күп файдалы мәгълүмат урнаштырылган. Бу портал бүген безнең барыбызны да чолгап алган, актив кулланыла торган цифрлы мәгълүмат дөньясының ничек эшләве турында белемнәрне тулыландыра. Әүвәл тест узарга кирәк. Аны башлап җибәрү өчен, электрон адресны һәм яшьне күрсәтү дә җитә.

Тестны 2020 елның 11 апреленә кадәр үтәргә була.

«Цифрлы диктант» акциясе «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм проектының бер өлеше булган «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында үткәрелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
132
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру