Татарстанлыларга ГТО нормаларын тапшырырга өй шартларында әзерләнергә тәкъдим итәләр

Татарстан Спорт министрлыгы, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» ВФСК проектының төбәк вәкиллеге белән берлектә, уку-өйрәтү видеороликларын трансляцияли башлый.

Алар физкультура һәм спорт сөючеләргә үзизоляция шартларында ГТО нормативларын тапшырырга әзерләнергә булышачак.

Республика тренерлары һәм инструкторлары әзерләгән аңлатмалы видеодәресләр, бүгенге көннән башлап, Министрлык һәм ВФСКның социаль челтәрләрендә урнаштырылып барачак.

«Яхшы физик формада калу һәм ГТО нормаларын тапшырырга әзерләнү өчен безгә берничә квадрат метр урын да җитәчәк. Сез яңа гына шөгыльләнә башладыгызмы, һәвәскәр спортчымы, профессионалмы – мөһим түгел, комплексның гадилеге аны һәркем үзләштерә алырлык итә», - дип билгеләп үтте Татарстан спорт министры урынбасары Илдар Садриев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
120
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру