Татарстанның балалар сәнгать мәктәпләрендә музыка яңгырап торачак

Белем бирү учреждениеләренә «Мәдәният» милли проекты кысаларында музыка кораллары тапшырыла.

Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шундый коралларны беренчеләрдән булып Аксубай балалар сәнгать мәктәбе кабул итеп алды. Бу уку йорты быел 50 еллыгын билгеләп үтә. 3 акустик фортепиано һәм 10 цифрлы пианино, 6 саксофон, чын осталар уйный торган 2 һәм өйрәнчекләр өчен 10 флейта, шулай ук аккордеон, гитара һ.б. — болар барысы да юбилейга искиткеч бүләк булды.

«Без музыка уен коралларын көйләүгә тотыла торган шактый акчаны янга калдырачакбыз, чөнки милли проект кысаларында бөтен корал тикшерелеп һәм камил дәрәҗәдә көйләнеп килә», — дип сөйли балалар сәнгать мәктәбе директоры Галина Сруртдинова.

«Мәдәният» милли проекты кысаларында мәктәп инде кирәкле җиһазлар (диваннар, өстәлләр, урындыклар, стеллажлар һ.б.) алган иде. Якын арада яңа җиһазлар (тавыш кую аппаратурасы, экраннар, ноутбуклар, проекторлар), методик әдәбият һәм уку материаллары кайтуы көтелә. Ачык үткәрелгән сату-алу конкурсы нәтиҗәләре буенча, Аксубай балалар сәнгать мәктәбенең матди-техник базасын яңартуга барлыгы 7,6 млн сумга якын акча тотылачак.
«Мәдәният» милли проектының бер өлеше булган «Мәдәни мохит» проекты буенча Татарстанда быел 11 балалар сәнгать мәктәбе һәм 3 һөнәри белем бирү оешмасы (Яр Чаллы сәнгать көллияте, Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте, И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте) ярдәм алачак. Бу максатларга 106,4 млн сум акча бүлеп бирелгән (61,7 млн сумы -федераль бюджеттан, 44,7 млн сумы — республика бюджетыннан).

Белешмә өчен:

«Мәдәният» милли проекты «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» РФ Президенты Указын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнде, ул 2019 елның 1 гыйнварында гамәлгә ашырыла башлады. «Мәдәният» милли проекты өч федераль проектны үз эченә ала: «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният».

«Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыруның беренче елында Татарстанда 64 объект төзелде һәм капиталь төзекләндерелде, 2 модель китапханә һәм 5 виртуаль концерт залы булдырылды, АRTEFACT платформасында Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы турында экспозиция белән мультимедиа-гид урнаштырылды, фестивальләр һәм музейара күргәзмә проектлары үткәрелде, «Мәдәният волонтерлары» программасына 373 кеше җәлеп ителде, тармакның 372 белгече Өзлексез белем бирү үзәкләре базасында укытылды, 250 китап ядкәре цифрлы форматка күчерелде; Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның 2 проекты тормышка ашырылды, Татарстан Республикасы бюджетыннан үзешчән иҗат коллективларына 10 грант бирелде. Шулай итеп, республикада милли проектның максатлары 100% ка үтәлгән булып тора.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
113
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру