Татарстанның «Диңгез» и «Көзгеләре» теләктәшлек итүгә лаек!

priroda.life порталында Россиядә туристик-рекреацион кластерлар һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсы дәвам итә.

Финалга 36 башлангыч чыккан, әмма шуларның 10сы гына җибәчәк. Нәкъ менә ул башлангычларны гамәлгә ашыру өчен дәүләттән финанс ярдәме булачак.

Конкурсның береняче этабында татарстанлыларның активлыгы нәтиҗәсендә республика проектлары иң күп – 74 мең тавыш җыйган иде.

Финалга ике проект чыкты –  Биектау районыннан үз эченә өч күлне берләштергән  “Зәңгәр күлләр” заказнигын, Семиозерский урманы һәм Казансу елгасы кергән тыюлыкны берләшергән “Татарстан көзгеләре” кластеры һәм Кама Тамагының Юрьев мәгарәләрен, Лобач тайларын үз эченә алган “Татарстан диңгезе” кластеры.

Татарстан проектлары өчен конкурсның priroda.life сайтындагы “География” бүлегендә тавыш биреп була. Тавыш бирү өчен почта яки социаль челтәр аша теркәлергә кирәк.

Тавыш бирү 9 октябрьдә тәмамлана. Нәтиҗәләр 16 октябрьдә игүлан ителәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
130
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру