Татарстанның граффити осталары “Мәдәни код” фестивалендә катнашачак

Алар ачык һавада монументаль сәнгать музее хасил итеп, биналарның фасадларын бизәячәк.

“Мәдәни код” фестиваленең казыйлар шурасы чараны үткәрү хокукына ия булган Чиләбе, Түбән Новгород өлкәләре, Ставрополь крае һәм Татарстанда фестиваль вакытында яңа мураллар тудырачак рәссамнарны сайлап алды инде.

11 авторның икесе – Татарстаннан Bozik һәм Рөстәм Qbic. Жюри шулай ук Татарстаннан Ясмин Вәлиева белән Полина Илюшкинага ассистентлар сыйфатында катнашырга тәкъдим итте.

“Мәдәни код” фестивале – “Россия – мөмкинлекләр иле” президент платформасының һәм Гомумроссия халык фронтының проекты. Ул заманча сәнгатьне популярлаштыруга, талантларны һәм шәһәр мохитен үстерүгә юнәлтелгән.

“..Идея урам дулкынына көйләнгән тәҗрибәле рәссамнарның төрле стиль һәм юнәлешләрен барлау гына түгел. Аларның күбесен узган фестивальдән шәхсән танып беләм. Шунысы мөһим: бу эшләр җәмгыятьнең дә уңай бәясен алырга тиеш, шулай ук шәһәр һәм микрорайон кешеләренең генә түгел, ә бөтен дөнья буйлап урам сәнгатен сөючеләр өчен дә тартылу үзәге булып китсен иде”, - диде экспертлар советы әгъзасы, Гомумроссия халык фронты башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирина Плещева.

Һәр фестиваль 20 көн тирәсе дәвам итәчәк. Фасадлар һәм ачык һавада музейлар булдырудан тыш, программа танылган рәссамнар белән мастер-класслар һәм иҗади очрашуларны да үз эченә ала. Кунакларга заманча сәнгать белән танышу өчен иҗади пространство тудырылачак: күргәзмәләр, сәнгатьтәге яңа агымнар турында лекцияләр һәм фестиваль үтә торган мәйданнарга экскурсияләр. Аларда дөньяның төрле илләреннән кырыктан да аз булмаган рәссам катнашачак, алар 100гә якын граффити иҗат итәчәк. Элегрәк фестиваль 15 апрельдән 30 октябрьгә кадәр узачак, дип хәбәр ителгән иде. “Мәдәни код”ның яңа вакыты әлегә билгеле түгел.

Избранные муралы:

Рустам Qbic:


"Хранительница", Дербент, Дагестан, Россия, 2019


"Новый мир", Измир, Турция, 2019

"Выбор", Одинцово, Россия, 2019

"Падение 2", Нижний новгород, Россия, 2019

"Сон Пангеи", Санкт-Петербург, Россия, 2019

 

Bozik:

“Хранитель гор”, Астана, 2018

"Родная земля", Муравленко, Заполярье, 2019

"Волна", Эйндховен, Голландия, 2017

"Прыжок", Екатеринбург, 2018

"Океан", Казань, 2019

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
109
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру