Татарстанның Милли музеенда гомерлек күргәзмә ачыла

Масштаблы проект ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Ул 12 мең экспонатны берләштерә.  

“Борынгы заманнардан бүгенге көннәргә кадәр Татарстан тарихы” исемле экспозиция тамашачылар өчен август ахырында ачыла.

Татарстан табигате, аның борынгы һәм урта гасырлар тарихы, сәнгате,  XVI–XVIII гасырларда - Казан краеның, XIX гасыр – XX йөз башында Казан губерниясенең тормышы, республиканың совет һәм заманча дәверләре – әлеге бүлекләрнең һәркайсында сирәк экспонатлар урын алган. 

Иң кыйммәтлеләре – б. э. кадәр VI–IV гасырларга караган зооморф секирасы, Сәхибгәрәй хан ярлыгы (1523 ел), 1606 елгы Ефремов Евангелиесе, Екатерина II каретасы, Россия шагыйре, дәүләт эшлеклесе Гавриил Державинның шәхси әйберләре, күренекле галим һәм дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗанинең бәллүр мөһере, ТАССР туграсының эскизы һәм ул оешу уңаеннан байрагы.

Күргәзмә даими рәвештә эшләячәк.

Фото: kazanreporter.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
70
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру