Татарстанның мәктәп укучылары татар телен яңа методика буенча укый башлаячаклар

Октябрь ахырына мәктәпләргә яңа дәреслекләр киләчәк.

Бу турыда ТР Прзеиденты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия утырышында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе начальнигы Лилия Әхмәтҗанова хәбәр итте.

«ТР Президенты ярдәме белән барлык сыйныфлар өчен татар теле дәреслекләре сатып алынган. Моның өчен өстәмә акчалар бүленгән. Безгә еш кына телне өйрәнү методикасы катлаулы, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Менә бу яңа дәреслекләр башка методика буенча эшләнгән”, - диде Лилия Әхмәтҗанова.

Моннан тыш, ноябрьдә балалар бакчаларына да татар телен өйрәтү өчен уеннар  кайтарылачак. Аларга 6 млн сум акча бүленгән.

Татарстанда татар телендә белем бирү өчен дәреслекләр һәм укыту-методик әсбаплар эшләү дәвам иттерелә. Уку-укыту әдәбиятын федераль исемлеккә кертү өчен дәреслекләрне татар теленә тәрҗемә итүгә 21 млн сум бүленгән.

«Тагын 30 укыту-методик комплектны эшләү һәм  федераль исемлеккә кертү өчен 16 млн сум акча кирәк. Киләсе елга бу максатлар өчен 6,2 млн сум таләп ителә. Федераль исемлек үзгәреп тора”, - дип, Лилия Әхмәтҗанованың сүзләрен китерә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

Туган телне өйрәнү буенча интернет-контент эшләү мәсьәләсе көн тәртибендә кала.

Исегезгә төшерәбез, 2021 ел Татарстанда туган тел елы дип игълан ителде.

Фото: tnv.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
119
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру