Татарстанның мәктәп укучылары видеороликлар конкурсында катнаша ала

«100 тарих» проекты ТАССРның 100 еллыгына багышланган.
Катнашучыларның яше – 8-17 яшь
Конкурс номинацияләре:
«ТАССР төзелү тарихы»;
«Татарстанның 100 гаҗәеп урыны»;
«Татарстанның 100 танылган шәхесе»;
«100 игелекле гамәл»;
«Татарстанның хәзерге казанышлары».
Конкурста катнашу өчен «Instagram» социаль челтәрендә берәр номинациянең тематикасына караган видеоролик эләргә һәм
#100историйТАССР #100летТАССР #детиТатарстан #РЦВР #МОиНРТ хештегларын язарга. Постта авторның исем-фамилиясен, яшен, кайсы муниципаль берәмлектә яшәвен, кайсы уку йортында укуын һәм номинацияне күрсәтергә.
Эшләр 30 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Йомгак быел 8-11 декабрьдә ясала.
Конкурс турында нигезләмә
Белешмә өчен:
Конкурс 2020 елның 16 ноябреннән 11 декабрьгә кадәр үткәрелә. Аны Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге Татарстан Республикасының уку-укыту оешмаларында укучыларның гражданлык-патриотик тәрбиясе, шулай ук әхлакый тәрбия максатыннан оештыра.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз