Татарстанның табигать һәйкәлләре экотуризм үзәгенә әверелергә мөмкин

РФндә Туристлык-рекреация кластерларын һәм экотуризмны үстерү буенча I Бөтенроссия конкурсы сайтында Россиянең иң яхшы экотуризм урыннарын билгеләү буенча тавыш бирүләр бара.

Татарстан тарафыннан тәкъдим ителгән объектлар арасында Лобач тавы, Юрьев мәгарәләре, Зәңгәр күлләр, Идел-Чулман тыюлыгы, «Түбән Чулман» милли паркы, Шумбыт тыюлыгы бар.

Җиңгән очракта республика биш уңайлы туристик кластерга ия булырга мөмкин, аларга Татарстандагы иң популяр урыннар кертеләчәк. Әлеге сайтына кереп, республика проектлары өчен тавыш бирергә мөмкин. Анда «География» бүлеген табарга, почтагыз яисә социаль челтәрләр аша авторлашуны үтәргә, аннан соң Татарстан картасында, җиңүгә дәгъва кыла торган республика объектын табып, лайк куярга кирәк.

Тавыш бирү 23 июльгә кадәр дәвам итә.

Конкурс «Экология» милли проекты һәм 2035 елга кадәр Россиядә туризмны үстерү стратегиясе кысаларында уздырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
140
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру