Тау ягы тарихын барлап

Хуҗа Хәсән авылында (Татарстанның Кайбыч районы) керәшеннәрнең яңа музее эшли башлады.

Тау ягы керәшен татарлары музее октябрь башында Хуҗа Хәсән авылының 83 яшьлек кешесе, икътисадчы, туган якны өйрәнүче Вячеслав Данилов башлангычы белән барлыкка килде.

«Мәлки керәшен татарлары – керәшеннәр арасында да, тулаем татарлар арасында да  уникаль этник төркем. Һәм без аларның авылларының тарихын татар халкының гомуми тарихы белән бәйле өйрәнергә тиеш. Тау ягы яки Шиһабетдин Мәрҗани әйткәнчә, Җебелстан Татарстанның һәм Идел буеның тарихи яктан бай өлеше, әмма әлегә начар өйрәнелгән”, – ди археолог, профессор Альберт Борханов.

Проектның иганәчеләре – эшкуар Эмиль Данилов һәм мәскәүле Григорий Казаков. Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да ярдәм күрсәткән.

Экспонатлар җыю эше башланган, музей коллекциясен булдыруга һәркем үз өлешен кертә ала.

Бөтендөнья татарлары конгрессының матбугат хезмәте материаллары буенча

Фото: vk.com/public164448413

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
133
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру