Тавыш биргәннәрне бәйрәм көтә

Казанда 11 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр сайлау участокларында «Я проголосовал!/Мин тавыш бирдем!» беләзеге бирәчәкләр. Алар 13 сентябрьдә «Ак Барс Арена» стадионы янәшәсендә узачак бәйрәмгә чакыру билеты булып исәпләнә.

Мәйданчык төп республика һәм шәһәр проектлары турында сөйли торган зоналарга бүленә. Билетлары булганнар «Әдәби ишегалды»нда була , ГТО нормаларын тапшыра, музыкаль караоке-конкурста катнаша, кибер-спорт белән шөгыльләнә, виртуаль чынбарлыкка эләгә алачак. Шулай ук кунакларга өлкән буын өчен әзерләнгән «Жизнелюб» проектын тәкъдир итүдә, шәһәрнең спорт мәктәпләре ярышларында, үзеңнең эрудицияңне сынап карауларда катнашырга мөмкин.

Бәйрәмнең кульминациясе - концерт, анда DABRO төркеме , Клава Кока, Нюша, Валерия һәм Хор Турецкого чыгыш ясар дип көтелә.

Программаның финалында бәйрәм салюты да булачак.

Чаралар 12:00 дә башдана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
124
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру