Түбән Камада, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга юбилей медальләрен тапшыру өчен, агитбригада килә

Әзгать Мирсияпов өчен дә бәйрәм оештырдылар. Ветеран һәм аның күршеләре алдында «Нардуган» ансамбле артистлары чыгыш ясады. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина Әзгать Харис улына Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды һәм аңа бөтен шәһәр исеменнән рәхмәт белдерде.

1930 нчы елларга туры килгән яшьлегендә Әзгать Мирсияпов укытучы булырга хыяллана, әмма институтка укырга керергә өлгерми кала — сугыш башлана. 17 яше тулганчы колхозда комбайнчы булып эшли, аннары утчы-бронебойщик булып фронтка китә. Берничә тапкыр яраланганнан соң, комиссия карары нигезендә сугыштан кайтарып җибәрелә. Әзгать Харис улы II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

40 елга якын ул район кулланучылар җәмгыятендә бухгалтер булып эшли. Яратып йөргән кызы Саимә апага өйләнә, аның белән җитмеш ел гомер кичерә. Хәзер Әзгать Харис улына балалары, оныклары Һәм оныкчыклары ярдәм итә.

www.e-nkama.ru мәгълүматлары буенча

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
91
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру