«Түбәтәй Tower»ны ландшафтлы парк урап алырга мөмкин

​​​​​​​Анда Татарстан башкаласының тугандаш шәһәрләре чагылыш табачак.

«Түбәтәй Tower» күзәтү манарасы янындагы территорияне Казанның тугандаш шәһәрләренә багышланган тематик ландшафтлы зоналардан гыйбарәт парк рәвешендә кору планлаштырыла. Бу хакта Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгының facebook челтәрендәге рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.

Паркта балалар мәйданчыклары, спорт зоналары, массакүләм чаралар үткәрү өчен урыннар булачак. Паркның барлык мәйданы – 11,6 га. Инвестицияләрнең гомуми күләме 400 млн сум тәшкил итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда башняның концепциясен проектның инвесторы — Пермь эшмәкәре Рәшит Габдуллин тәкъдим итте. Бина Су спорт төрләре сарае янында урын алыр дип фаразлана. Аның биеклеге — 123 метрдан артык, 100 м биеклектәге пыяла идәнле күзәтү мәйданчыгының диаметры 200 кв. м. булачак. Башняда  290 кв. м дан артык мәйданлы ресторан ачу планлаштырыла.

Фото: Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
118
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру