Театр кайта, битлекләр кала…

Иртәгә, 5 август көнне, К.Тинчурин исемендәге театр артистлары тамашачылар катнашында спектакль күрсәтәчәкләр – дүрт айдан соң беренче мәртәбә.

Мондый вакыйга өчен театр Туфан Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» музыкаль комедиясен сайлаган. Актерлар ачык һавада уйнаячак. Театр ишегалдында моның өчен махсус сәхнә ясалган. Әлбәттә, саклану чараларыннан баш тартмыйлар. Спектакльне берьюлы 50 кеше карый ала. Тамашачылар арасында ераклык 1,5 метрдан да ким түгел, урыннар шахмат тәртибендә ясалган. Спектакль алдыннан температураны үлчәү мәҗбүри, перчаткалар һәм битлекләр бирелә. Хәер, театр сөючеләрне бу куркытмый. Иң мөһиме – театр исән, ул кайта. Якындагы 10 көн өчен афишада – ачык һавада 7 спектакль! Яңгыр да комачауламаячак, урыннар – тент астында.

 Билет бәяләре – 300 сумнан башлана.

Афиша

5 август, 19:00 – Туфан Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» музыкаль комедиясе;

6 август, 19:00 – Хәй Вахитның «Туй алдыннан» моңсу комедиясе;

7 август, 19:00 – Исламия Мәхмүтованың «Син бит минем бергенәм» мелодрамасы;

12 август,  19:00 – Шамил Фәрхетдиновның «Алтын көз» комедиясе;

13 август, 19:00 – Хәй Вахитның «Кияүләр» музыкаль комедиясе;

14 август,  19:00 – Туфан Миңнуллинның  «Алай түгел, болай ул! » комедия-скетчы;

15 август,  19:00 – Шамил Фәрхетдиновның «Мәхәббәт баскычы» комедиясе.

Фото: tinchurinteatr.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
75
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру