Теләгән кешеләрне реставрацияләү нигезләренә өйрәтәләр

Татарстан башкаласында “Мирас волонтерлары мәктәбе”нең икенче сезоны ачыл. 

Проект “Мәдәният” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлекчәсе рәисе урынбасары, “Волонтерлар мәктәбе” кураторы Фәридә Забирова әйтүенчә, 2020 елда программа РФнең 10 субъектында уза. Казандагы мәктәптә барлыгы 40 кеше тирәнәйтелгән курс уза.

“Бу гражданнарны мәдәни мирас объектларын саклау темасы белән таныштыруга юнәлтелгән проект. Былтыргы кебек үк теоретик блокта без бу өлкәдәге законнар белән таныштырабыз, реставрацияләүнең нигез төшенчәләрен өйрәтәбез; практик блокта волонтерлар таш, агач һәм металл белән эшләргә өйрәнә”, - дип сөйләде Фәридә Забирова.

Беренче сезонда Казанның шәһәр яклаучылары волонтерлык хәрәкәтен киңәйткән иде. Икенче сезон әлеге хәрәкәтнең реставрацияләү технологияләрен аңлаган һәм теләк белдерүчеләр төркемен  оештыра белә торган координаторлар әзерләүгә махсуслаша.

Уку Казанда Мавыктыргыч фән һәм техника йортында узачак. Волонтерлар агач, таш һәм кирпечтән өеп ясау, металл элементлар буенча реставрацияләү күнекмәләрен үзләштерәчәк. Укытучылары химия фәннәре докторы Рөстәм Камалов, химик-технолог, реставратор Рөстәм Багров, тимерчелек эше остасы Ян Тинчурин була. Реставрацияләү объекты итеп Бигаев Йорты сайланган (Париж Коммунасы урамы, 18).

Уку 9 октябрьдә башлана һәм 18 октябрьдә төгәлләнә. Программа 18 сәгатьлек теориядән һәм 7 сәгатьлек практикадан гыйбарәт.

Проектта катнашу өчен dobro.ru яки волонтерынаследия.рф сайтларында теркәлергә кирәк.

Фото: vk.com/tomsawyerfestkzn

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
118
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру