Тимур Бекмамбетов очучы Девятаев турында фильм төшерә

Тимур Бикмамбетовның яңа  блокбастеры  якташыбыз Михаил Девятаевның Узедом утравындагы Пенемюнде полигоныннан  Heinkel He 111 немец самолёт-бомбардировщигына утырып качуы тарихы турында сөйләячәк.

Әлеге  полигонда немецлар  яшерен корал әзерли торган була.

Монтаж вакытында картинаны вертикаль форматка китерү өчен,  киноны төшергәндә өч камера һәм өстәмә җиһазлар кулланыла. Куючы оператор Елена Иванова сүзләренә караганда, бу тамашачыга кадрдан читтәрәк барган хәлләргә күз салырга мөмкинлек бирәчәк. «Ягъни сез телефоныгызны борып, актер артында барган күренешләрне күрә алачаксыз», - дип аңлата ул. «Бу интерактив фильм. Сез - вакыйгаларда катнашучы,  сезнең үзегезгә кызыклы мизгелләрне сайлап алу мөмкинлегегез дә булачак».

Фильмның  сценарие очучының  үзе тарафыннан язылган «Побег из ада» китабы буенча эшләнгән.  Фильмның режиссёры сүзләренә караганда, алар өчен «нәрсәнедер уйлап чыгаруның мәгънәсе юк... Чөнки реаль тормышта булганнан да көчлерәк һәм тәэсирлерәк вакыйгаларны беркем дә әле уйлап чыгара  алганы юк».

Съемкалар Санкт-Петербург янында махсус төзелгән  «концлагерь»да бара. Полигоннан Девятаев һәм аның иптәшләре  утырып качкан  Heinkel He 111 самолет-бомбардировщигы фильм төшерү өчен махсус җыелган. Кеше күп катнашырга тиешле күренешләрдә уйнаучы актерлар өчен 200дән артык костюм эшләнгән һәм тегелгән.

- Минем өчен әлеге тарихта, ни дисәң дә, кешенең үзе  мөһим, бу бик четерекле тема, аңа бик сак кагылырга кирәк. Әлеге гаҗәеп тарихны боевикка әйләндерәсе килми… - дип сөйли Евгений Серзин.

Ә Германия актёры Патрик Йосвиг Девятаевның батырлыгы үзен таң калдыруы турында әйтә: «Фильмга кадәр мин Михаил Девятаев тарихы турында белми идем – ул чын герой! Чөнки кичәгене онытканнар бүген дә шундый ук хаталарны ясарга мөмкин».  

Тимур Бекмамбетов ТНВ каналына биргән  интервьюсында сьемкаларның май аенда Казанда дәвам итәчәге турында да әйтте, чөнки нәкъ менә шул вакытларда Михаил Девятаев Советлар Союзы Герое Йолдызы белән бүләкләнә.

Чыганак: tnv.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
174
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру