Үткәннәргә өлгерергә

Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган күргәзмә үз эшен тәмамлый.

Ул республиканың фән, авыр сәнәгать, оборона җитештерүе һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендәге казанышлары белән таныштыра.

Экспонатлар арасында – нефть бораулау җайланмасы, «KAMAZ-6522,2000000 автомобиль» автомобиле моделе, Ту-16 катапульта креслосы, ДГ-128А гидростабилизаторлы телевизион көйләү ракетасы макеты, “Юпитер-37А” фотография объективы, “Кама” кинокамерасы, сыер саву аппараты һәм башкалар.

Экспозиция 18 октябрьдә үз эшен тәмамлый. Күргәзмә ябылу уңаеннан музейга килүчеләрне кызыклы интерактив программа көтә:

9 октябрь 17:00 – «БАШкаБАШ. Алга - үткәннәргә» интеллектуаль уены. Тема: Казанның 1960-1970 еллар тарихы. 

9  һәм 16 октябрь – «Тарих табышмаклары» квесты. 

10 һәм 17 октябрь 13:00 – “Алга – үткәннәргә” күргәзмәсе буйлап экскурсия. 

11 һәм 18 октябрь 14:00 дән 16:00 гә кадәр ТАССРның  100 еллыгы кысаларында “Музейдан сувенир” уйнату. 

Күргәзмәнең соңгы көннәрендә музейның ВКонтакте (vk.com/tatstatehist) һәм Instagram (www.instagram.com/tatstatehist/) социаль челтәрләрендәге рәсми битләрендә керү билетлары һәм “КАМАЗ буйлап сәяхәт: төзелештән машинага кадәр” китабын уйнатачаклар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
121
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру