ТНВ каналында ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә телемарафон оештырыла

Эфирны татар һәм рус телләрендә алып барыла торган «Манзара» һәм «Здравствуйте» тапшырулары ачып җибәрәчәк. Турыдан-туры эфирда тамашачылардан шалтыратулар кабул ителәчәк.

ТНВ телеканалы 27 майда 6:00 сәгатьтән 00:00 гә кадәр барачак махсус телемарафон әзерләде.

 

Эфирны татар һәм рус телләрендә алып барыла торган иртәнге «Манзара» һәм «Здравствуйте» тапшырулары ачып җибәрәчәк. Турыдан-туры эфирда тамашачылардан шалтыратулар да көтелә.

 

 Тапшыруларны  «Татарлар» программасы дәвам итәчәк.

 

10:00 - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясенең тантаналы өлешен трансляцияләү.

 

11:30 – ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Без кабызган утлар…» концерты.

 

13:30 - «Татарстан парламентаризмы тарихы» тапшыруы.

 

14:00 - «Вековая история» документаль фильмы.

 

14:45 - «Без права на ошибку». ТНВ телекомпаниясе генераль директоры Илшат Әминевнең Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән әңгәмәсе.

 

16:30 - ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Вехи истории» тарихи фильмнар циклын күрсәтә башлау.

 

21.00 – «Вехи истории» циклының Татарстанның Рөстәм Миңнеханов президентлыгы чорына караган иң яңа тарихына багышланган махсус чыгарылышы.

 

22:00 - «Без кабызган утлар…» концерты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
162
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру