“Тотарга һәм беркая да җибәрмәскә” дигән вакытлар узды

Россия Президенты,  «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБОның Күзәтчелек советы рәисе Владимир Путин бизнес, хакимиятнең федераль һәм төбәк органнары вәкилләрен «Цифрлы алгарыш» конкурсында катнашкан эшләнмәләрне кулланырга чакырды.

«Без барыбыз да мәгълүмати технологияләр сферасында эшләүче хезмәткәрләрнең югары, хәтта ки бик югары дип әйтерлек мобильлеккә ия булулары белән аерылып торуларын беләбез. Ләкин бу, элеккеге кебек, белгечләребезне “тотарга һәм беркая да җибәрмәскә” дигән сүз түгел. Киресенчә, эшләү һәм алдынгы идеяләрне тормышка ашыру өчен ачык, кызыклы, көндәшлеккә сәләтле шартлар тудырырга кирәк…», – диде Владимир Путин мәгълүмати‑коммуникацион технологияләрне һәм элемтәне үстерү сорауларына багышланган киңәшмәдә.

Белешмә өчен:

Беренче мәртәбә «Цифрлы алгарыш» конкурсының финалы узган елда Казанда, «Казан – Экспо» территориясендә үтте, анда 3345 кеше катнашты. Әлеге чара, катнашучылар саны буенча иң зур хакатон буларак, Гиннесларның Рекордлар китабына керде.

Татарстанның IGD-club командасы смартфоннар өчен уеннар эшләүчеләр номинациясендә иң яхшысы дип табылды.

«Цифрлы алгарыш» онлайн-хакатонында быел Россиянең 250 командасы катнашты. Алар  Росатом, Саклык банкы, Зур Мәгълүматлар Ассоциациясе, Rutech һәм Eora vision hub компьютер күзе модельләре маркетплейсы җәмгыятьләре тарафыннан куелган бурычларны чиштеләр. Икенче хакатон 19 июньдә старт ала һәм 21 июньгә кадәр дәвам итә. 25 июньдә  онлайн-чемпионатка старт бирелә. IT-марафонда катнашу өчен барлыгы 16 500 дән артык конкурсант теркәлде. IT-чемпионаттан тыш, конкурс шулай ук 8 көндезге төбәк этабыннан һәм гранд-финалдан тора.

2020 елда конкурсның операторы Электрон коммуникацияләр  ассоциациясе (РАЭК) булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
129
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру