ТӨЙМӘГӘ БАС – НӘТИҖӘНЕ БЕЛЕРСЕҢ

100tatarstan.ru сайтында кире элемтә төймәсе эшли башлады – хәзер сайтка ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү буенча тәкъдимнәрегезне юллый аласыз.

Республиканың 100 еллыгы юбилее – гаять мөһим вакыйга. Күп кенә татарстанлылар өчен бу – алар тормышында, гаиләләрендә, гомер иткән өйләрендә, урамнарында, үзләре эшләгән предприятиеләрдә, туып-үскән шәһәр һәм авылларында булган әһәмиятле вакыйгаларны барлаучы тулы бер чор... Юбилей елы – Татарстанның йөз еллык тарихын тәшкил иткән вакыйгаларны бергә, бөтен республика белән бәйрәм итү өчен иң яхшы вакыт.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү буенча фикер-тәкъдимнәрегезне http://100tatarstan.ru/colpage/obratnaya-svyaz - кире элемтә формасы аша юллавыгызны сорыйбыз.

Алар барысы да каралачак, ә иң яхшылары бәйрәм чаралары программасына кертеләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
126
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру