Триколор хөрмәтенә

Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы Вәкиллегендә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Флагы көненә багышланган конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Тантанада Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиле  Айдар Әхтәриев, Ташкентның Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге Идарәсе рәисе Ришат Нәбиуллин һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты. Айдар Әхтәриев республика әләмен кабул иткәндәге тарихи вакыйгаларны, шулай ук Татарстанның бүген ничек яшәве һәм үсеше турында сөйләде. 

Ришат Нәбиуллин Татар мәдәни үзәге алып барган эшчәнлек турында сөйләде  һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, Бөтендөнья татарлар конгрессы Милли Шурасына, Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы Вәкиллегенә даими игътибары һәм Үзбәкстан татарларына, тарихи ватаннарыннан еракта булуларына карамастан, ярдәме өчен рәхмәтләрен белдерде.

Конкурс җиңүчеләренә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 1 урынны - Рәмилә Әхмәрова (Ташкент), 2 урынны – Зифрида Чарлмерс (Арборт, Шотландия, Бөекбритания), 3 урынны Нәсимә Гулова (Бохара) алды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
2918
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру