ТРның РФдәге вәкаләтле вәкиллеге «Дивный Татарстан» - «Искиткеч Татарстан» дигән фотоконкурс игълан итә

Ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үткәрелә.

Анда теләгән һәркем катнаша ала.

Фотографияләр түбәндәге номинацияләрдә кабул ителә:

«Татарстанның ямьле табигате».

«Авыл тормышы».

«Шәһәр сюжетлары».

«Милли бәйрәмнәр һәм ризыклар».

«Күңелле вакыйга».

«Кешеләр һәм аларның язмышлары» - хезмәт кешеләре, өлкәннәр һәм ветераннар фотолары.

Конкурска бер автордан килгән фотоларның саны өчтән артык кабул ителми.

Таләпләр: сыйфатлы итеп төшерелгән 1 дән 5 Мб ка кадәрле төсле фотографияләр (горизанталь дә, вертикаль дә ярый). Аларны 2020 елның 5 августына кадәр tatarstan.photo@gmail.com электрон адресына җибәрергә кирәк. Фотографиядә сурәтләнгән урынны, авторның исем-фамилиясен, әтисенең исемен, яшен һәм элемтә өчен телефон номерын күрсәтергә кирәк.

Конкурска 14 августта Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә йомгак ясалачак һәм шул көнне бүләкләр дә тапшырылачак. Җиңүчеләр һәм аларның эшләре турында Вәкаләтле вәкиллекнең сайтына хәбәр урнаштырылачак. Иң яхшы фотолар Татар мәдәни үзәгенең фойесына фотокүргәзмәгә куелачак. Ул 12 -31 августта үтәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
85
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру