Туган тел көненә бүләккә – китап!

Матбугат конференциясендә ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина журналистларга шулай диде. Бутамагыз, галимә китап бүләк итегез димәде, яңа басма чыкты, дип куандырды.

Сүз РТ Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты эшләгән “Татар әдәбияты тарихы” турында бара. Шушы көннәрдә аның 7 нче томы басылып чыккан. Ул үз эченә 1986-2000 еллар татар әдәбиятын алган.

- Әлеге чор әдәбиятта гына түгел, гомумән, кешелек тарихында гаять үзенчәлекле еллар булып тора, - диде Дания Заһидуллина. – Гражданнар сугышы, шәхес культы, Бөек Ватан сугышы, тыелган темалар – үзгәртеп кору елларыннан соң боларның барысына да яңа караш барлыкка килде. Һәм бу әдәбиятта да чагылыш тапты. Язучылар, шагыйрьләр яңача иҗат итә башлады.

Иң кызыгы һәм кызганычы: “Татар әдәбияты тарихы” 1500 данә белән генә басылган. Алар китапханәләргә, мәктәп-гимназияләргә, югары уку йортларына җибәрелгән, ә сатуга чыкмаган икән.

- Мисал өчен, 7 нче том безнең үзебезгә дә калмады, хәтта бер данә дә, - диде ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов. – Тик Татарстан китап нәшрияты белән сөйләшүләр алып барыла. Томнарны кабат бастырып чыгару мөмкинлеге булыр, дип уйлыйбыз.

“Татар әдәбияты тарихы” 8 томда булачак. Әдәбият галимнәре аның 8 нче томын да эшләргә алынган инде.  

Источник фото: tatar-inform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
137
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру