Тукай онлайн яңгыраячак

26 апрельдә Татарстан Туган тел көнен һәм хәзерге заман татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Быел классикның тууына 134 ел була.

Үзизоляция шартларында тантаналар онлайн-форматта үтә.

Шулай, 12:00 сәгатьтә “Татарстан - Яңа гасыр” телеканалында бәйрәм фильм-концерты башланачак, анда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең 2020 елгы лауреатлары исемнәрен игълан итәчәкләр.

Татарстан Республикасының Язучылар берлеге ел саен оештыра  торган шигърият бәйрәме быел социаль челтәрләрдә флэшмоб форматында уза. Флэшмобта Татарстаннан,  күрше төбәкләр һәм чит илләрдән (Чувашстан, Төркия, Азәрбайҗан, Үзбәкстан һ.б.) билгеле шагыйрьләр, язучылар, Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнгән галим-тикшеренүчеләр катнаша.

26 апрельдә төп-төгәл төш вакытында башланып китәчәк акциягә һәркем кушыла ала. Моның өчен Тукайның иң яраткан шигырен укып, аны видеога яздырырга һәм социаль челтәрдәге сәхифәләргә  (ВКонтакте ,Фейсбук, Инстаграм) #шигырьбәйрәме һәм #Тукайтуганкөн #Праздникпоэзиионлайн #ДеньрожденияТукая хештеглары белән урнаштырырга кирәк.

Акциягә “Әкият” Курчак театры, Татарстан Республикасының Милли музее һәм Г.Тукай Әдәби музее һәм башка мәдәният учреждениеләре кушыла. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары үзләренең YouTube каналында һәм театның социаль челтәрләрдәге аккаунтларында Тукай шигырьләрен укыячак. Акция ахырында актерлар “Туган тел” җырын башкарачак.

Шәриф Камал мемориаль фатиры урнашкан Татар әдәбияты тарихы музее – Татар китабы йорты Инстаграм аккаунтындагы туры эфирда тукайчы галимнәр, тәнкыйтьчеләр, 2020 елгы Г.Тукай премиясе лауреатлары, күренекле язучылар белән видеоконференция-дискуссия оештыра. Моннан тыш, Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы буенча “Без белгән һәм белмәгән Тукай” онлайн-квесты планлаштырылган.

Композитор Н.Г. Җиһанов исемендәге музей үзенең YouTube каналында һәм социаль челтәрләрдә  “Нәҗип Җиһанов иҗатында Габдулла Тукай әсәрләре” программасының трансляциясен үткәрә.

Бәйрәм алдыннан Татарстанда “Таныш рифмалар” шигъри флэшмобы башланачак. Анда катнашу өчен:

- туган телдә шигырь сөйләп, видео яздырырга;

- видеоны социаль челтәрләргә #РодныеРифмы и #ТанышРифмалар хештеглары белән урнаштырырга.

Шулай ук исегезгә төшерәбез: 26 апрельдә 14:00дә теләгән кеше ел саен үткәрелә торган  «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә кушыла ала, аның кысаларында “Татар дозор” квест-уены, татар альтернатив музыкасы башкаручылары катнашуында  “Тяжело с татарским” антипремиясе булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
161
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру