Тукай шигырьләрен иң яхшы укучыга онлайн-бәйге игълан ителде

Проект шагыйрьнең тууына 134 ел тулуга багышланган.

Акцияне Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге белән Санкт-Петербург белән Ленинград өлкәсендәге татарлар порталы башлап җибәрде.

Конкурсның максаты – талантлы балаларның интеллектуаль үсешенә ярдәм итү, милли мирасны саклау, милли мәдәниятне популярлаштыру.

Конкурста 10 яшькә кадәрле балалар катнаша ала. География буенча чикләүләр юк. Шигырьне рус, татар һәм инглиз телләрендә укырга була. Видеоны социаль челтәрләргә #тукайвспб, #tukayvspb хештегы белән эләргә, шулай ук rav@piter.tatar һәм info@tatarspb.ru электрон почтасына яки 89111173540 номерына WhatsApp аша катнашучының исем-фамилиясен, әтисенең исемен, яшен, шәһәрен яки торак пункты исемен, мәктәбен күрсәтеп һәм элемтә өчен мәгълүматларны да язып җибәрергә була.

Эшләр 30 апрельгә кадәр кабул ителә. Чыгышларның язмалары Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының порталына эленә. Җиңүчеләрне комиссия билгели.

Фото: elabuga.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
195
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру