“Тукай юлы” буйлап җәяү яки велосипедта

15 августтан 29ына кадәр “Тукай юлы” шигъри фестивале кысаларында татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗаты һәм тормыш юлы белән бәйле торак пунктлар һәм урыннар буйлап җәяүле һәм велосипедта экскурсияләр уздырылачак. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

Маршрут Татарстанның төньяк районнары аша уза: Дәрвишләр бистәсе, Дачный, Каймар, Иске Тура, Тимофеевка, Усад, Ташлы Кәвәл, Кушлавыч, Өчиле, Яңа Кырлай, Хәтнә, Сасна Пүчинкәсе.

Экскурсантлар музейларда, китапханәләрдә шигъри кичәләрдә катнашачак, алар өчен мастер-класслар һәм башка чаралар оештырылачак. Балтач районында Тукайның әнисенең каберенә, Себер тракты музеена, Су тегермәненә туктарга планлаштыралар. Арча районының Кушлавыч авылында шагыйрьнең туган нигезендәге экспозиция белән танышу булачак – ул мулла Мөхәммәтгарифның яңадан торгызылган утарында урнашкан.

Катнашучылар 15 августта 10:00 дә Тукайның Казандагы Әдәби музее янына җыелачак. Шигъри фестивальдә катнашучыларны һава торышына карап киенүләрен сорыйлар. Оештыру мәсьәләләре буенча барлык сорауларны 8917 871 13 68 телефоны аша шалтыратып бирергә була (оештыру комитеты рәисе Дамир Сафин).

Проектны Татарстан Республикасы Велосипедчылар берлегенең инициатив төркеме оештыра.

Чаралар планы:

15 август, шимбә, 2020 ел.

08.00 – 09.00  ТУКАЙ ЮЛЫ фестиваленең оештыру комитеты җыелышы. Г. Тукайның Әдәби музее, Казан, Г. Тукай урамы, 74.

9.00 - 10.00 Фестивальдә катнашучыларны теркәү. Казанның Юнысов мәйданы. Катнашучыларны җәяүлеләр һәм велосипедчылар төркеменә бүлү, танышу, куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж.

10.00 ТУКАЙ ЮЛЫ халык шигъри фестивален тантаналы ачу; мәдәни сәфәрнең максатын, бурычларын,  стратегиясен һәм тактикасын билгеләү.

11.00  Җәяүлеләр, самокат һәм велосипедчылар төркемнәренең Казан шәһәрендә шигъри урыннар буйлап экскурсияләре.

13.00 Шәһәр буйлап экскурсияләрнең тәмамлануы. Төшке аш. Сайланган маршурт буенча төркем белән яки мөстәкыйль рәвештә билгеләнгән урынга бару.

19.00 Кичке аш.

20.00 Шигъри кичә. Якын дуслар белән очрашу, Г. Тукай, А. Пушкин һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен уку. Шигырьләр турында сөйләшү, фикер алышу. Татарча чәй эчү йоласы. Чараның үткәрү урыны, катнашучылар составы сценарий авторы – алып баручы яки экскурсия үткәрүче тарафыннан алдан билгеләнә.

22.00 Йокы алдыннан кич белән саф һава сулау.

16 - 29 август.

Һәркөнне җәяүлеләр һәм велосипедчылар төркемнәренең оештыру комитеты тарафыннан расланган планы буенча экскурсияләр. Көн саен шигъри кичәләр, театраль уеннар һәм кичке чәй.

Тапшырулар эшләү, шигырь укучыларны яздыру, интернет виртуаль пространствосына мәдәни мәгълүмат урнаштыру.

ТУКАЙ ЮЛЫ шигъри фестивалендә катнашучыларга сертификатлар тапшыру, халык чичәннәрен, осталарны, зиярәт кылучыларны истәлекле билгеләр белән бүләкләү. 

29 август, шимбә, 20:00, Кушлавыч авылы.

ТУКАЙ ЮЛЫ халык шигъри фестиваленең ябылу тантанасы.

Шагыйрьнең әтисе – 1886 елның шушы көнендә якты дөнья белән хушлашкан Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгалим улына багышланган иҗади кичә.

30 августта фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар белән хушлашу.
Чыганак: группа Союза велосипедистов Татарстана

Фотода Әлмәттә Тукай һәйкәле. Чыганак: zt116.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
115
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру