Убырлы карчык транспортында «Алга - үткәннәргә» 

Казан Кремлендә Татар халкы һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге музеенда яңа күргәзмә ачылды.

“Алга – үткәннәргә” күргәзмәсендә республика предприятиеләренең, Яр Чаллы шәһәре Тарих-туган якны өйрәнү музееның, “Казан Кремле” Музей-тыюлыгының архив материаллары тәкъдим ителә. Алар төбәкнең фән өлкәсендә, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы тармакларындагы казанышлары турында сөйли, КАМАЗ, Казан оптик-механика заводы, Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе, Казанның “ЭЛЕКТРОПРИБОР” заводы, “ТАСМА”, “Мелита”, С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы, “Татхимфармпрепараты” кебек эре предприятиеләрнең тарихы белән таныштыра.

“Сез Татарстан тарихыннан шактый кызыклы фактларны беләчәксез, “Убырлы карчыкның транспортын” күрәчәксез, кулларыгызга чын очкыч штурвалын тотып караячаксыз, Рудольф Нуриевның үз кулы белән язылган автографын күрәчәксез...” – дип вәгъдә итә күргәзмәнең оештыручылары.

Экспонатлар арасында – нефть бораулау җайланмасының макеты, «KAMAZ-6522, 2 000 000 автомобиль» автомобиле моделе, Ту-16 катапульта кәнәфие, ДГ-128А гидростабилизаторлы, телевизион урнаштырулы ракета макеты, “Юпитер – 37А” фотография объективы, “Кама” кино камерасы, сыер саву аппараты һәм башкалар.

Күргәзмә 2020 елның 20 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.  

Фото: kazan-kremlin.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
125
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру