Укып, хатирәләргә бирелеп утырыр вакыт

«Буыннар» проекты – йөзьеллык “Татарстан” журналының йөз яше тулачак республикага бүләге. Һәр сан – яңа буын: кызыклы кешеләр, батыр язмышлар, шәхси тарихлар.

Карантин вакытында “Татарстан” журналы волонтерлары (андыйлар да бар!) өлкән яшьтәге укучыларыбызга азык-төлек белән бергә журнал да илтеп тапшырдылар. Һәркем “бер урынына ике”не алды: бер яктан ачасың – заманча “Татарстан” журналына эләгәсең, икенче яктан журналның “Татария коммунисты” исеме астындагы үткәненә барып чыгасың – 80 нче елларда “Татарстан” нәкъ шулай дип аталган. Һәм нәкъ менә бүләк итеп чыгарылган басмада 80 нче еллар буыны турында язылган да инде.

Республиканың төп журналы 80 нче елларда нәрсә турында язган? Партия хезмәткәрләренең хезмәт һәм көндәлек тормыш шартлары турында. Яшьләрне тәрбияләү проблемалары турында. Хатын-кыз советларының игелекле эшләре турында.Татар телен өйрәнү сораулары турында... Ә без туган, үскән, яшьлек елларына туры килгән 80 нче елларда республика ничек яшәгән?

Татарстан кешеләренең хатирәләре, аклы-каралы фотолар һәм, әлбәттә инде, 80 нче елларның төп билгесе – бүген дә безнең белән калган дискотека. Кибетләрдән эзләгез, киосклардан сорагыз – үзизоляция – укыр һәм хатирәләргә бирелеп алыр өчен вакыт ул.

Венера Салих кызы Зыятдинова:

ӘйБӘТ ЖУРНАЛНЫ УКУЫ ДА РӘХӘТ

- Карантин вакытында өйдә булганны яңадан укып чыктым инде, журналның өр-яңа саны килгәч, шундый сөендем. Миңа соңгы ике айда чыккан саннарны да бүләк иттеләр – аларын да укыйм. “Акыллы гамәлләр, игелекле эшләр, мәңгелек кыйммәтләр” диелгән... Сизелеп тора: әйбәт журнал. Яман хәбәрләр шундый арытты, кая карама - шул яктан ишелеп төшәләр. Шуңа да рәхәтләнеп укыячакмын. 80 нче еллар турында бигрәк тә. Волонтерларга шулай кайгыртулары өчен зур рәхмәт!

Илсур Гали улы Гайсаров:

ИШЕККӘ КАДӘР ҮЗ АЯГЫ БЕЛӘН КИЛГӘН РӘХӘТ МИНУТЛАР ӨЧЕН РӘХМӘТ!

- Мондый кайгыртуны тою да рәхәт. Югыйсә үзизоляциядә ничектер кыен. Укырга бик яратам мин. Балачактан ук. Төннәрен, әнидән качып, фонарь белән юрган астында укый идем. Бөтен совет балалары кебек. “Татарстан”журналын, олыларча итеп, кәнәфигә утырып укыячакмын! О! Монда “Татария коммунисты” да – аны да хәтерлим әле... Инде укыйсы килә, хатирәләргә дә биреләчәкмен икән әле... Туры мәгънәсендә ишеккә кадәр килгән рәхәт өчен рәхмәт.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
87
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру