Урам сәнгате фестивале короновируска каршы көрәш турында сөйләячәк

Моны фестивальдә катнашучылар – Идел буе федераль округы рәссам- граффитистлары башкарачак. Гаризалар кабул ителә башлады инде.

«ФормАRТ» проекты бүген старт алды. Аның максатлары - яшь рәссамнар иҗатына булышу, граффити сәнгате ярдәмендә округ төбәкләрендә заманча шәһәр мохите һәм яңа мәдәни кодлар булдыру. Чараның төп темасы - короновирус инфекциясе белән көрәштә һәр кешенең роле һәм бердәмлекнең кыйммәте.

Мураллар ярдәмендә яшь рәссамнар кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклап калуга медицина хезмәткәрләренең һәм волонтерларның мөһим өлеш кертүе, өлкән яшьтәгеләргә һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата гражданнарның битараф калмаулары, «ковид чорыннан соңгы» яңа чынбарлык һәм җәмгыять тормышындагы үзгәрешләр турында сөйләячәкләр.

Проектта Идел буе федераль округында яшәүче, яше 16 дан 35кә кадәр булган профессиональ стрит-арт рәссамнар һәм һәвәскәр рәссамнар катнаша ала. Катнашу өчен гаризаларны Formartpfo.ru сайтында 7 августка кадәр бирергә була. Эшләрне абруйлы  жюри сайлап алачак. Жюри составына рәсем һәм урам сәнгате, архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә эшли торган федераль һәм төбәк экспертлары керә.

Конкурс финалистлары үзләренең иҗади хыялларын округның һәр төбәгендәге танылган биналарның диварларында тормышка ашыру, шулай ук 50 мең сумнан алып 100 меңгә кадәр акчалата грант алу мөмкинлегенә ия булачак.

Эшләрне башкару процессы фотога һәм видеога төшерелеп, проектының сайтына эленеп барачак. Җиңүчене тавыш бирү юлы белән тамашачылар билгеләячәк, тавыш бирү октябрь аенда уздырыла.

Фото: russiaartnews.com
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
99
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру