РФ Хөкүмәте Мәскәү - Казан трассасы төзелешенә Милли иминлек фондыннан 150 млрд сум акча бүлеп бирәчәк

Алабугада киңәшмә үтте, анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ хөкүмәтенең вице-премьеры Марат Хөснуллин катнашты.

“Финанслар министрлыгына, Транспорт министрлыгына һәм Икътисади үсеш министрлыгына тиешле йөкләмәләр биреләчәк, - диде ул киңәшмә барышында. – Транспорт министрына Татарстан республикасы белән берлектә ике үтә дә мөһим М-5 белән М-7 федераль трассаларын  тоташтыра торган Шәле-Баулы юлының кисемтәсе төзелешен  эшләргә кирәк булачак. Финанслар министрлыгына да кирәк булган очракта әлеге трасса буенча дәүләт-шәхси партнерлык мәсьәләсен җайга салырга кирәк”. 

РФ премьер-министры шулай ук Мәскәү- Түбән Новгород – Казан юлы төзелешен “Европа – Көнбатыш Кытай” халыкара проекты кысаларында илнең  якын  арадагы төп транспорт проекты дип белдерде. 

“Ул бөтен Евразия пространствосы өчен аерым әһәмияткә ия”, - диде Михаил Мишустин. 

“Европа – Көнбатыш Кытай” трассасы Россия, Казахстан һәм Кытайның уртак проекты булып тора.  8,5 мең чакрым юлның 2 меңнән артыгы Россия территориясе аша уза. 

Мәскәүдән Казанга кадәр трасса төзелеше коронавирус пандемиясеннән соң икътисадны торгызу буенча мөһим корал булачак. Юл илнең сигез эре агломерациясеннән дүртесен тоташтырачак. Әлеге территорияләрдә Тулай төбәк продуктының артымы 2050 елга 500 млрд сум тәшкил итәчәк, дип белдерде Михаил Мишустин. 

Аның сүзләренчә, төзелеш эшләре генә дә 30 мең яңа эш урыны белән тәэмин итәчәк, тагын 130 мең урын – автомобиль төзелеше, нефть химиясе, электроника, транспорт, логистика һәм хезмәтләндерү өлкәсе кебек чиктәш тармакларда барлыкка киләчәк дип, Михаил Мишустинның сүзләрен китерә “Татар-информ” МА.  

Фото: tatar-inform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
102
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру