Васыйл Шәйхразыев: « ТАССРның 100 еллыгы флагы – Башкортостанда! Бәйрәм белән!»

Бүген Уфа “Нур” театрында татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре, Бурятия Республикасында старт алган ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын дәвам итеп, әлеге флагка үз төбәкләре символын беркеттеләр.

Тантанада Татарстан  Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васыйл Шәйхразыев катнашты. Сәламләү сүзе белән Башкортостанның мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев чыгыш ясады.

— Сезне биредә сәламләвебезгә бик шат. Узган елда без БАССРның 100 еллыгын билгеләп үттек, ә быел безне үзара дуслык мөнәсәбәтләре бәйләгән Татарстан Республикасы 100 еллыгын бәйрәм итә, - диде ул.

—  Сезне чын күңелдән әлеге тарихи вакыйга белән котлыйбыз. Барыгызга  да кайнар сәламнәребезне җиткерәбез. Эстафета  Бурятия Республикасында старт алды, Кемерово, Калининград, Оренбург, Краснодар якларын йөреп чыкты. Һәм менә бүген флаг – Башкортостанда. Бәйрәм белән! – дип мөрәҗәгать итте Васыйл Шәйхразыев.

Ул Татарстан делегациясенең, Уфага аннан алдагы кичтә килеп, инде берничә очрашу  үткәрергә өлгерүе турында сөйләде. Бүген Башкортостан символын юбилей флагына беркетү тантанасы үтте. Тиздән ул Мәскәүгә китәчәк, аннан соң Татарстанның Милли музеена тапшырылачак. ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 1400 чара үткәреләчәк. Васыйл Шәйхразыев  агымдагы елның әһәмиятле даталары турында да искә төшереп үтте. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтеләчәк, һәм  бу уңайдан өлкән буынга кадер-хөрмәт күрсәтеп, рәхмәт сүзләребезне җиткерү бик мөһим, дип әйтеп үтте ул. Алда – 13 сентябрьдә Татарстан Президентын сайлаулар, 1 октябрьдән җан исәбен алуга старт биреләчәк, милли бәйрәмебез – Сабантуйны киң колач белән бәйрәм итү көтелә. Берничә илдә  «Татарча диктант»  уздырылачак, анда 100 меңләп кеше катнашыр, дип ниятләнелә. Үзенең чыгышын тәмамлап, Васыйл Шәйхразыев ватандашларыбызга бәхет һәм иминлек теләде.

Үзенең сәфәре вакытында Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе кабул итеп алган якка берничә бүләк тапшырды. Hyundai H1 автомобиле Бөтендөнья татар конгрессының Уфадагы вәкиллегенә бүләк ителде.  Ford транзит микроавтобусы Төмәнәк татар тарихи-мәдәни үзәгенә бирелде. Башкортостанның халык шагыйре  Марат Кәримов  Конгресс медале һәм Г.Тукай сурәтләнгән сәгать белән бүләкләнде.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
124
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру