«Вайлдберриз» Татарстанда технопарк төзүнене планлаштыра

«...Бу бөтен илебез өчен  революцион проект булачак», - дип билгеләп үтте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Вайлдберриз» ҖЧҖ  генераль директоры Татьяна Бакальчук белән онлайн-очрашу үткәрде. Яклар республика территориясендә технопарк төзелеше проектын тикшерделәр. Әлеге мәйданчык үзмәшгульләр, кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен локация урынына әйләнергә тиеш, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте. Wildberries продукциянең логистикасын оештыруны һәм  сату-озату эшләрен үз өстенә алырга әзер, шул исәптән Россиядән читтә дә. Компания җитәкчелеге өстәмә 1 гектар җир бүлеп бирүне һәм инфраструктураны төзегәндә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте.

Рөстәм Миңнеханов Татьяна Бакальчукка бөтен кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк дип ышандырды. «Агымдагы шартларда интернет-сәүдә икътисадка һәм эш урыннарын сакларга ярдәм итүче «коткару түгәрәгенә» әйләнде. Бүген бөтен нәрсә туктап калганда сез, шундый мәйданчыклар төзеп, икенче адымга барасыз - бу бөтен илебез өчен  революцион проект булачак», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Тулырак - president.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
97
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру