Велосипедчы Закариннар Яр Чаллыда футбол манежы төзеделәр

Биналар Илнур һәм Айдар Закариннар акчасына салынды.

«Яшьләрнең күбрәк өлеше сәламәт яшәү рәвеше алып барсын өчен, без спортны популярлаштырырга карар кылдык. Ә футбол – спортның менә дигән актив төре. Без балалар өчен спортны үстерүне өстенлекле юнәлеш буларак билгелибез», − дип сөйләде  Илнур Закарин. 

Якын араларда Закариннар шәһәр мәктәп укучылары өчен футбол белән шөгыльләнү мөмкинлеген оештыруны җитәкчелеге белән тикшерәчәкләр. Ял көннәрендә манежда шәһәрнең һәвәскәр командалары арасында ярышлар оештырылачак.

Илнур Закарин сүзләренә караганда, декабрьдә  манеж мәйданчыгында автошәһәр предприятиеләре командалары һәм һәвәскәр командалар катнашында футбол буенча шәһәр турниры үткәрү планлаштырыла. Теләге булганнар барысы да катнаша  ала.  Командаларга  (6 кешедән дә ким түгел) ярышларда катнашу өчен  манежның социаль челтәрләре аша гариза тапшырырга кирәк.

Турнирда 30 команда катнашыр дип көтелә. Оештыручылар спонсорларны җәлеп итәргә һәм җиңүчеләрне кубоклар һәм акчалата призлар белән бүләкләргә ниятлиләр.

Бертуган Закариннарның планнарында – балалар өчен футбол мәктәбе ачу.

Фото: chelny-izvest.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1597
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру