«Ветераннарыбызга аерым рәхмәтләремне белдерәм»

Татарстан Президенты киләсе елларга республика үсеше өчен өстенлекле юнәлешләрне билгеләде. Рөстәм Миңнеханов төп тезисларны Татарстан халкы белән сәгать ярымлык туры эфирда аралашканда яңгыратты.

Аерым алганда, Татарстан Президенты киләсе елларга республика җитәкчелеге эшчнәлегенең өстенлекле юнәлешләре арасында торак массивлары янәшәсендә эш урыннары булдыру, йөрәк-кан тамырлары һәм яман шеш авыруларын кисәтү максатыннан халыкка диспансеризация үткәрү программасын киңәйтү, сәнәгать җитештерүен модернизацияләү процессын дәвам иттерү, экологик вазгыятькә игътибар итү, шул исәптән чүплекләрне бетерү һәм калдыкларны эшкәртүне санады.

Рөстәм Миңнеханов шәһәрләрдә һәм авылларда уңайлы мохит булдыруга, шулай ук бу проектларда халыкның үзенең катнашуына да аерым игътибар бирде.

“Безнең бурыч – халыкның тормышын уңайлы итү. Иң мөһиме – шул. Дөрес, территорияләрне төзекләндерү – факторларның берсе генә. Безгә уку-укыту үзәкләрен булдыруны, яшь белгечләрне эш белән тәэмин итү һәм аларны тораклы итү турында да кайгыртырга кирәк”, - дип ассызыклады республика башлыгы.

Дәүләт торак программалары республиканың агросәнәгать комплексы белгечләрен һәм медицина хезмәткәрләрен үз эченә алды. Якын киләчәктә мәдәният өлкәсендәге белгечләргә грант ярдәме күрсәтү мөмкинлеге турында РФ мәдәният министры Ольга Любимова белән фикер алышу планлаштырыла.

Туры эфирга йомгак ясаганда, Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны ТАССРның 100 еллыгы белән котлады.

“Ветераннарыбызга аерым рәхмәтләремне белдерәм. Безнең сезнең белән бүгенге имин тормышыбызны нәкъ менә алар төзи башлаган”, - диде Татарстан Президенты.

Фото: tatar-inform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
140
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру