XVI КХМКФ: тамашачыларсыз һәм офлайнсыз

Короновирус инфекциясе таралуын профилактикалау максатларында XVI Казан Халыкара мөселман киносы фестивале техник режимда үтәчәк һәм публика өчен ябык булачак. Бу турыда республика Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Калган яктан фестиваль регламентта каралганча уздырыла, җиңүчеләр сентябрь башында игълан ителер, дип планлаштырыла. Оештыру комитеты тарафыннан дөньяның 63 иленнән алынган 629 фильм теркәлгән, конкурсның шорт-битенә  52 картина кергән. Конкурс программасы белән  КХМКФ сайтында танышырга мөмкин. Сайлап алу комиссиясе быел чит ил тулы метражлы уен картиналары өчен премьералылык принцибыннан чыгып эш йөртә. Төп темалар – кешенең шәхес буларак өлгерүе, аның үзенчәлеклелеге өчен көрәшүе, үз инануларын саклап калуы,  кроссмәдәни тәэсир итешүләр темасы.

 Шунысы кызык: сайлап алуларны узган 12 тулы метражлы картинаның дүртесен хатын-кыз режиссерлар төшергән.

 Җиңгән фильмнарның исемлеге сентябрь башында фестивальнең рәсми сайтына (kazan-mfmk.com) эленәчәк. Офлайн-программалар 2020 елда булмаячак.

Белешмә өчен:

Казан Халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле үткәрелеп килә. Форумның тематикасы - гомумкешелек рухи-әхлакый, гаилә кыйммәтләре, мәдәни традицияләр, тынычлык, дини сабырлык һәм гуманизм идеяләре. Фестивальнең девизы – «Культуралар диалогы аша диалоглар культурасына».

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
111
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру