Яңа проект күңелләргә хуш килде

Туризм буенча республика комитеты 2020 елда «1001 удовольствие за выходные» дип аталган турлар программасын башлап җибәрде.

Бүген әлеге ведомствоның матбугат хезмәте программаның гамәлдәге вакыты 2020 ел ахырына кадәр озайтылуы турында хәбәр итте. Сәяхәткә хәзер эш көннәрендә дә чыгарга мөмкин.

Юлламалар программада катнашучы операторларда сатыла. Алар белән элемтә чаралары, шулай ук җентекле маршрутлар Татарстанның рәсми туристлык порталында урнаштырылган: www.visit-tatarstan.com.

Белешмә өчен:

«1001 удовольствие за выходные» - тәкъдим ителгән маршрутлар буенча ясалган ике көнлек тур, бәяләре бер үк төрле – бер кешегә 2 200 сум. Юллама бәясенә җирле кунакханәдә яшәү – ике кешелек бүлмәдә бер төн куну, иртәнге аш, 2 төшке аш һәм 2 экскурсия кергән. Хәзерге вакытта 8 маршрутның берсе буенча сәяхәт итәргә мөмкин: республиканың Алабуга, Чистай, Спас, Кама Тамагы, Кукмара, Саба, Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнары буйлап.

Комитетта хәбәр итүләренчә, программа татарстанлыларны гына түгел, Башкортостан һәм Ульяновск өлкәсеннән килгән кунакларны да кызыксындырган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
68
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру