“Яңарыш” буйлап экскурсияләр, шамаил осталыгы һәм реставратор серләре

2020 елның 2 нче сентябреннән 8 енә кадәр “Казан Кремле” Музей-тыюлыгында Бөтендөнья мәдәни мирас шәһәрләренең Теләктәшлек көнен бәйрәм итәчәкләр.

Казан Кремле тарихи-архитектура комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья табигать һәм мәдәни мирасының Исемлегенә керткән көннең 20 еллыгы алдыннан (2000 елның 30 ноябрендә Кернс шәһәрендә (Австралия) булды) Казан Кремле музейларында белем бирү һәм күргәзмә чаралары сериясе уза.

«Манеж» күргәзмәләр залында 2-6 нчы сентябрьдә узачак:

- “Яңарыш” фондының 10 еллыгына “Яңарыш” күргәзмәсе буйлап экскурсия;

- “Яңарыш” күргәзмәсендә “Татарстан хәзинәләре” интерактив программалары. Уен картасы ярдәмендә Болгар белән Свияжскиның археологик тикшеренүләренә чумарга була;

- КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры урынбасары, Россия ИКОМОС Комитетының вице-президенты, тарих фәннәре докторы, профессор Револь Вәлиев лекциясе.

Пушечный двор музеенда 8 сентябрьдә 13:00дән 14:30 сәгатькә кадәр “Пейп-арт. Кремль символлары” дигән иҗади дәрес уза. Мастер-класста катнашучылар Спас башнясы белән Сөембикә манарасы сурәтләрен пейп-арт техникасында ясаячаклар.

Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге музеенда 8 сентябрьдә 10:00дән 17:00 сәгатькә кадәр “Тарих табышмаклары” дигән квест уза, ул ТАССР тарихының төрле чорлары белән таныштыра.

Ислам мәдәнияте музеенда 8 сентябрьдә 13:00дән 14:00 сәгатькә кадәр “Татарча гаилә вензеле” дигән онлайн-мастер-класс була, анда шамаил техникасында пыялага татарча милли бизәк белән истәлекле монограмма төшерү процессы күрсәтелә (музейның ВКонтакте сәхифәсендә https://vk.com/islammuseum).

Благовещение соборы тарихы музеенда 8 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә ММНРХУның югары категорияле рәссам-реставраторы Валерий Косушкин белән әңгәмә була, ул анда Мәрьям Ана Казан иконасының язмышы һәм реставратор осталыгы серләре турында сөйли.

8 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә Казан Кремле буйлап онлайн-экскурсия була, анда тыюлыкның төп архитектура объектлары турында сөйләячәкләр.

Фото: Казан Кремленең тарихи-архитектура комплексы Матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
75
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру