Яр Чаллы белән Түбән Кама шәһәр мохите өчен “бишле” алды

Россиянең Төзелеш министрыгы һәм ДОМ.РФ проекты рейтингында алар, Норильск белән бергә (Красноярск крае), 55 моношәһәр арасында шәһәр мохитенең сыйфат индексы буенча иң югары балл җыйды

Бу турыда Татарстан Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Индекс шәһәр мохитенең алты критерие буенча билгеләнә: куркынычсызлык, уңайлылык, экологик чисталык һәм сәламәтлек, билгеләнгәнлек һәм төрлелек, заманчалык һәм актуальлек, идарә итүдәге нәтиҗәлелек.

Бәяләү критерийларының берсе – җәмәгать урыннарының, ягъни урамнар, парклар, скверлар, яр буйларының төзекләндерелү дәрәҗәсе. Яр Чаллы - иҗтимагый-эшлеклелек һәм социаль-күңел ачу инфраструктураларын дөрес оештырган, Түбән Кама территорияләрне яшелләндергән өчен югары бәя алган.

Татарстан Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте язганча, инфраструктура объектларын төзү һәм реконструкцияләүгә киткән чыгымнарны уртак финанслау турындагы килешүләр, аерым алганда, “төзекләндерүнең 5 адымы” программасы кысаларында, 2015 елдан башлап, Моношәһәрләр үсеше фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Фото чыганагы: http://www.nk-online.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
144
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру