Яшел Үзән нурландыручылары Коммунаркада коронавируска “караңгы” оештыра

Татарстанның POZIS компаниясе Коммунаркадага дәваханәгә һаваны зарарсызландыра торган 500 аппарат бирде.

Мәскәүнең Коммунарка бистәсендәге коронавирус йоктырган пациентларны дәвалый торган медицина үзәгенә Яшел Үзәннең нурландыру-рециркуляторлары – иң кирәк әйбер. Бу җайланмаларны куллану бүлмәләрдә 99,9 процент вирус һәм бактерияләрне юк итү мөмкинлеге бирә, дип хәбәр итте Ростех дәүләт корпорациясенең башкарма директоры Олег Евтушенко. Ультрашәмәхә лампалар белән зарарсызландыру технологиясенең зыяны юк, аппаратны бүлмәдә кеше булганда да кулланырга ярый.

 

Коммунаркага җибәрелгән 479 заманча эшләнгән җайланма – яшелүзәнлеләрнең коронавирус белән көрәшкә керткән өлешенең бик азы гына. Биредә Россиянең дәвалау клиникаларын медицина техникасы белән тәэмин итү өчен мөмкин булган барлык ресурсларны да эшкә җиккәннәр. Гыйнвар аеннан мартка кадәр POZIS узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, өч тапкырга күбрәк рециркуляторлар эшләп чыгарган һәм җитештерү күләмнәрен арттыруны дәвам иттерә, дип хәбәр ителә предприятиенең сайтында.

 

Фото: pozis.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
114
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру