Яшел Үзәндә тормадан барс «үстергәннәр»

Яшел Үзән районы кырында бик зур кар барсы фигурасы барлыкка килгән.

Аның нигезе – торманың яшел яфраклары. Татарстан эшкуары Азат Мифтахетинов ТАССРның 100 еллыгына шундый гадәти булмаган бүләк ясады, дип хәбәр итә район матбугат хезмәте. Кырга алдан район башлыгы Михаил Афанасьев тәкъдиме белән фацелия утыртылган булган.

85метрга 85метр зурлыгындагы барс сурәтен квадрокоптер ярдәмендә Яшел Үзән лицеистлары тапкан. Район өчен яшел барс сюрприз булган.

Фото: ТР Яшел Үзән районы матбугат хезмәт

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
89
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру