«…Йөк ташуга кагылышлы булган бөтен нәрсә икегә тапкырлана, ә йөкне илтү вакыты икеләтә азая»

Яңа эш урыннары, йөк ташуда куркынычсызлык, технологияләрнең үсеше – яңа Мәскәү – Казан трассасы төзелеше һәм аны кулланылышка тапшыру буенча әлеге һәм башка процесслар триллионнарча сумлык икътисади файда китерәчәк, дип саный Югары икътисад мәктәбе профессоры, Траснспорт икътисады һәм транспорт сәясәте институты директоры Михаил Блинкин.

«М12 трассасы төзелешеннән икътисади файда беренче чиратта Татарстанга киләчәк, чөнки ул Европа - Көнбатыш Кытай маршрутының үзәк өлешен тәшкил итә. Бу исә республикага һәм тулаем Россия икътисадының үсеше өчен көчле этәргеч булачак. Файдасы триллион сумнар белән исәпләнәчәк. Мин барлык сөйләшүләрдә катнаштым, исәп-хисапларны өйрәндем, файдасы чыннан да зур: йөк ташуларга кагылышлы бөтен нәрсә икегә тапкырлана, ә йөкне илтеп җиткерү вакыты икеләтә азая. Моңа өстәп, тагын көнбатыш һәм көнчыгыш базарларга теләсә кайсы сәнәгать продукциясе белән чыгу мөмкинлеге барлыкка киләчәк”, - дип Блинкинның фикерен китерә Татарстанда чыга торган “Вакыйгалар” басмасы.

Белгеч фикеренчә, республиканың эре предприятиеләре – Кама сәнәгать кластерын тәшкил итә торган «КАМАЗ», «ТАНЕКО», «Нижнекамскнефтехим», «Алабуга» МИЗ һ.б. ларга өстәмә мөмкинлекләр ачылачак. Алар йөк әйләнешен һәм кирәкле җиһазлар китерү тизлеген арттыра алачак. Бюджет төзүче предприятиеләр үсеше республика программаларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

Блинкин шулай ук проектның экологик яктан файда китерү ихтималыгына да игътибар итә. Идел аша яңа күпер барлыкка килү белән траффик та үзгәрәчәк: йөкләр туп-туры аэропорт терриориясеннән төяп озатылачак, бу исә бизнесның логистика чыгымнарын киметәчәк. М12 трассасында сәгатенә 130 чакрым тизлектә йөрү рөхсәт ителә. Шул ук вакытта, белгеч сүзләренә караганда, югары техник категорияле юлларда аварияләр чагыштырмача азрак була.

Белешмә өчен:

2020 елның июлендә Россиянең Премьер-министры Михаил Мишустин “Алабуга” МИЗына сәфәре вакытында М12 Мәскәү - Казан трассасы төзелеше башлану турында хәбәр итте. Юл илнең сигез эре агломерациясенең дүртесен тоташтыра. Трассаның маршруты әлеге вакытта эшләнә.

Фото: tatar-inform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
113
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру