«Юбилейный»  «Дельфин»ны көтә

Яр Чаллы шәһәрендә яңа бассейн ачылды, ул  «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында төзелгән иң эре объект булды.

Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

 «Су спорт төрләре Татарстанда аеруча популяр, шуңа күрә «Юбилейный» спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр, яңа чемпионнар әзерләү өчен менә дигән мөмкинлек булачак», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Россия Федерациясе  Президентына киң колачлы  республика  инициативаларына һәм проектларына күрсәтелгән ярдәме өчен рәхмәтен белдерде.

 «Юбилейный» мәктәп янәшәсендә урнашкан, шуңа күрә монда физкультура дәресләрен үткәрү мөмкинлеге дә бар. Биредә шулай ук  «Дельфин» Олимпия резервы спорт мәктәбендә укучылар да шөгыльләнәчәк.

 Объект бер елдан да кимрәк вакыт эчендә төзелде. Анда 6 йөзү юлы булган олылар өчен бассейн, балалар бассейны, 50 урынлык тамашачылар залы, коры коену бассейны, тренажер залы урнашкан.  Бассейн сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә яраклаштырылган. «Юбилейный»да тәүлегенә 600 кеше (450 олы кеше һәм 150 бала) шөгыльләнә ала.

Белешмә өчен:

Республикада 128 спорт объектында барлыгы 237 бассейн исәпләнә. Татарстанда барлыгы  11 мең  спорт корылмасы бар. Әлеге күрсәткеч буенча республика РФ субъектлары арасында лидерлардан санала.

 Татарстан Президентының матбугат хезмәте материаллары буенча

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
167
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру