Югары технологияләрнең «яшел» эффекты

Бүген Түбән Кама районы территориясендә урнашкан «ТАНЕКО» комплексында елына 750 мең тонна күләмендә ягулык җитештерергә мөмкинлек тудырачак җайланманы эшләтеп җибәрделәр. Әлеге ягулык суднолардан чыккан пычратуларны булдырмау буенча Халыкара конвенция таләпләренә (MARPOL) туры киләчәк.

Кокслаштыруның авыр газойлен гидрочистарту җайланмасын сафка бастыруның тагын бер өстенлеге – «Евро-6» двигательләре таләпләренә туры килә торган автомобиль бензиннарын җитештерүне арттыру, ягъни елына 500 мең тоннага җиткерү мөмкинлегенә ирешү.

Бер үк вакытта ТАНЕКОда ароматик углеводородлар алу комплексында сульфолан белән экстрактив дистилляцияләү җайланмасын эшләтеп җибәрделәр. Яңа җитештерү, аерым алганда, ел саен 45 мең тоннага якын бензол-толуол фракциясе – нефть химиясе өчен югары сыйфатлы чимал эшләп чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.

Җайланманы эшләтеп җибәрү тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов нефть эшкәртүне тирәнәйтү буенча өстенлекле бурычларны гамәлгә ашыру һәм сыйфатлы нефть продуктлары җитештерү, югары технологияле производстволарны үстерү юнәлешләрендәге эшчәнлеге өчен «Татнефть» компаниясенә рәхмәтен белдерде. «Без коронавирус инфекциясе янауга һәм икътисадтагы проблемаларга бәйле, катлаулы чорда яшибез. Бу күркәм вакыйга киләчәк үсеш юнәлешендә бик яхшы адым», - диде ТР Президенты. Бу турыда аның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
139
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру