«Йөз еллык чикне үткән Татарстан алга таба нинди булыр – күп нәрсә үзебездән торачак»

Бүген, 27 майда, Татарстан Дәүләт Советында парламентның тантаналы утырышы кысаларында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Татар АССРның 100 еллыгы: тарих һәм заман” дигән темага доклад белән чыгыш ясады.

“Бүген без Бөтенсоюз Үзәк Башмарма Комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советының Татар автономиясен төзү турындагы Декретына кул куюның 100 еллыгын билгелибез. Әлеге документ ХХ гасырда республиканың үсеш юлын билгеләгән сәяси-хокукый акт буларак, аның язмышын да билгеләгән. ТАССРда тупланган потенциал республиканың мөстәкыйльлеген арттыруда, милләтара татулыкны саклауда, “базарга җайлап керү” сәясәтен тормышка ашыруда, Россия реаль федерализм юлына басканда, аны үзгәртеп коруда актив катнашуда җитди роль уйный”, - дип ассызыклады ул.

 

Фшрит Мөхәммәтшин республика үсешенең һәрбер тарихи этабына аерым тукталды. “Татарстанның халык власте институтлары беренче бишъеллыкларның катлаулылыкларын, 1930 нчы еллар ахырындагы репрессияләрне, Бөек Ватан сугышын, үзгәртеп коруларны, СССР таркалуны ил белән бергә үткәрде. Шулай килеп чыга, безнең халыкка еш кына глобаль үсешнең күчеш чорларында яшәргә һәм хезмәт итәргә, иҗтимагый-икътисади формацияләр алышынуның, җәмгыятьне демократияләштерүнең,  күппартияле системага күчүнең шаһитлары булырга, яңа Россияне формалаштыруда катнашырга туры килә”, - диде Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе.

 

Бүген Татарстан төп макроэкономик күрсәткечләр буенча Россиядә лидер төбәкләр исемлегенә керә: авыл хуҗалыгы буенча 4 нче урында, сәнәгать, төзелеш һәм торак төзелешен кулланылышка кертү буенча – 5 нче, тулай төбәк продукты күләме һәм инвестицияләр буенча – 6 нчы, ваклап сату буенча – 7 нче. Республика хакимият структураларының системалы һәм үзара килешеп эшләве нәтиҗәсендә генә әлеге казанышларга ирешү мөмкин булды. “Бер гасырлык тарихка әйләнеп карасак, бу дәвернең күпмилләтле Татарстан тормышында чын мәгънәсендә батырлык этаплары булуын танырга кирәк. Республикага һәм аның хезмәт сөючән халкына ихтирам яулау чоры, уртак Ватаныбыз барлыкка килеп, аның ныгу еллары. Республика бу юлны лаеклы үтте дип саныйм. Шунысы мөһим: дәүләт власте органнары һәрвакытта да Татарстан халкының теләктәшлегенә һәм ярдәменә таянды”, - дип ассызыклады парламент башлыгы.

 

Татарстан дәүләт власте органнарының төп бурычы, Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, һәрвакытта да уртак максатка – республика мәнфәгатьләрен яклау һәм аның халкының имин-мул тормышын үсешенә ирешү юлында бердәм булып эшләү.

Куәтле фәнни-техник, сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм кешеләр потенциалына ия булган Татарстан Россиянең терәк төбәкләренең берсе булып тора. “2030 елга кадәрге Стратегиянең өчтән бере артта калуын исәпкә алганда, киләсе үсеш этабы һәм алдыбызга куелачак өстенлекләр турында да уйланырга вакыт”. – дип ассызыклады республика парламенты башлыгы.

 

Алга куелган планнарны уңышлы итеп тормышка ашыруның нигез ташы булып, Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, быел сентябрь аенда узачак Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләр хакимиятенең вәкаләтле органнары депутатларын сайлаулар, Рөстәм Миңнеханов җаваплылык белән алып барган сәясәтнең дәвамчанлыгы, профессиональ хөкүмәтнең эшчәнлеге тора.

 

“Хәзерге вакытта безнең алда катлаулы бурычлар тора, хәзерге заман шартларында алар инновацияле карарлар кабул итүне, барыбызның да һәм һәркайсыбызның үз урынында тырышлыгын таләп итә. 100 еллык чикне үткән Татарстан нинди булыр, яңара торган Федерациядә, челтәрле глобаль җәмәгатьчелектә нинди урын биләр – күп нәрсә үзебездән тора”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, докладын йомгаклап.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның “Татар АССРның 100 еллыгы: тарих һәм заман” докладының тулы версиясе белән биредә танышырга була.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының матбугат хезмәте материаллары буенча

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
121
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру