Заманыбызның иң яхшы оркестрларының берсе табиблар өчен уйнаячак

Валерий Гергиев һәм Мария театрының Симфоник оркестры Казанда үзенең иң беренче концертын иртәгә Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе табиблары өчен бирәчәк.

Музыкантлар үзләренең әлеге гастроль турларын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлыйлар. Оештыручыларның сүзләренә караганда, гастрольләр быел короновирус аркасында булмый калган Мәскәү Пасха фестивале традицияләрен дәвам итә. Август чыгышлары апрельдә планлаштырылган концертлар үтми калган кайбер төбәкләрдә булачак.

Татарстан башкаласында короновируска каршы көрәшүче медиклар каршында чыгыш ясаганнан соң, Мария театрының Симфоник оркестры тагын бер концерт бирәчәк. Ул Казан Кремленең Туплар залында казанлылар һәм калабыз кунаклары өчен үткәрелә. Башлана 19:00 сәгатьтә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
80
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру