«Үзегезне татар итеп хис итәсез икән, димәк, сез шушы халыкныкы!»

Журналистлар белән очрашуда Татарстанның Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васыйл Шәйхразыев җанисәп мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.

Җанисәп 2020 елның 1 октябрендә башланачак.

- Кайчандыр Себергә күчерелгән татарларның балалары татар телендә сөйләшми диярлек. Очрашуларда миңа шундый сорау бирделәр: “Без үзебезне татар итеп хис итәбез, ләкин телне белмибез. Без татармы?” “Әлбәттә, татар! – дип әйтәм мин һәрвакыт андый очракларда. – Әгәр сезнең ата-бабаларыгыз татар икән, сез үзегезне татар итеп хис итәсез икән, димәк, сез шушы халыкныкы”.

Җанисәптә катнаш никахтан туган балаларны нинди милләт дип күрсәтергә дигәндә, Васыйл Шәйхразыев иң яхшысы – бу мәсьәләне түгәрәк өстәл артында хәл итәргә кирәк, дип билгеләде. Бу эшне 1 октябрьгә кадәр эшләргә кирәк, аңа кадәр вакыт бар әле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
115
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру